Аларны административ җаваплылыкка тартканнар.
Кукмарада 25 апрельдән 27 апрельгә кадәр ЮХИДИ инспекторлары «Тонировка» рейды үткәрде. Бу хакта Кукмара районы ЮХИДИ бүлеге хәбәр итә.
«Рейд барышында автоинспекторлар аеруча тәрәзәләре караңгылатылган машиналарга игътибар иттеләр. Биш машина йөртүчене административ җаваплылыкка тарттылар», - диделәр район ЮХИДИ бүлегендә.
ЮХИДИ бүлеге исегезгә төшерә алгы һәм ян тәрәзәләрнең яктылык үткәрүчәнлеге 70 проценттан да ким булмаска тиеш.
Фото: архив, Кукмара ЮХИДИ бүлеге
«Кукмор Татарстан» МАКС каналына язылыгыз
Нет комментариев