Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
ЮХИДИ хәбәр итә

Кукмарада рейд вакытында ЮХИДИ инспекторлары исереклек билгеләре булган ике машина йөртүчене ачыклаган

Шоферларның берсе медицина тикшерүеннән баш тарткан.

Кукмарада рейд вакытында ЮХИДИ инспекторлары исереклек билгеләре булган ике машина йөртүчене ачыклаган. Бу хакта Кукмара районы ЮХИДИ бүлеге хәбәр итә.

13 гыйнварда 6.00 сәгатьтән 07.30 сәгатькә кадәр «Киров-Малмыж-Нократ Аланы» автомобиль юлының 304нче чакрымында һәм «Кукмара-Шәмәрдән» автомобиль юлының 27нче чакрымында ЮХИДИ хезмәткәрләре «Тоннель» операциясе үткәрделәр. Аның барышында юл хәрәкәте кагыйдәләрен бозуның 15 очрагы ачыкланган.

Өч очрак куркынычсызлык каешларын куллану кагыйдәләрен бозу белән бәйле, тагыч өч машина йөртүче укылмый торган дәүләт номерлы, икесе ОСАГО иминият полисыннан башка, берсе техник төзексезлеге булган автомобиль белән идарә иткән, ике машина йөртүчеләрнең үзе белән документлары булмаган, икенчесе юл билгесе таләбен үтәмәгән, ә өченчесе ОСАГО полисына язылмаган булган.

Моннан тыш, исереклек билгеләре булган ике машина йөртүче ачыкланган, аларның берсе медицина тикшеренүеннән баш тартылган. Аларның автомобильләре махсус стоянкага урнаштырылган.

Мондый профилактик чаралар районда даими үткәрелә. ЮХИДИ инспекторлары юл хәрәкәте кагыйдәләрен үтәргә чакыра.

 

фото: архив, kukmor-rt.ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

erid: 2VtzqxWHLUk
2
X