Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
ЮХИДИ хәбәр итә

Кукмарада рейд вакытында ЮХИДИ инспекторлары исереклек билгеләре булган ике машина йөртүчене ачыклаган

Шоферларның берсе медицина тикшерүеннән баш тарткан.

Кукмарада рейд вакытында ЮХИДИ инспекторлары исереклек билгеләре булган ике машина йөртүчене ачыклаган. Бу хакта Кукмара районы ЮХИДИ бүлеге хәбәр итә.

11 август көнне 14.00 сәгатьтән 16.00 сәгатькә кадәр «Мамадыш-Кукмара» автомобиль юлының 60 чакрымында ЮХИДИ хезмәткәрләре «Тоннель» операциясе үткәрде, аның барышында юл хәрәкәте кагыйдәләрен бозуның 11очрагы ачыкланды.

Куркынычсызлык каешларын куллану кагыйдәләрен бозу очрагы - өч, икенче машинаны узу кагыйдәсен бозу - бер. Ике машина йөртүче дәүләт теркәү билгесе укылмый торган транспорт чарасы белән идарә иткән, берсенең ОСАГО иминият полисы булмаган. Ике хокук бозу тиешле булмаган урында юл аркылы чыккан җәяүлеләр тарафыннан кылынган.

Моннан тыш, исереклек билгеләре булган ике машина йөртүче ачыкланып, берсе медицина тикшерүеннән баш тарткан. Аларның автомобильләре махсус стоянкага урнаштырылган.

Мондый профилактик чаралар районда даими үткәрелә. ЮХИДИ юл хәрәкәтендә катнашучыларны юлларда сак һәм игътибарлы булырга, кагыйдәләрне үтәргә чакыра.

Фото: ЮХИДИ

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X