Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Дәүләт автоинспекциясе хәбәр итә

Кукмарада рейд вакытында дәүләт автоинспекторлары алкоголь исереклеге билгеләре булган машина йөртүчене ачыклаган

Рейд барышында юл хәрәкәте кагыйдәләрен бозуның барлыгы 9 очрагы ачыкланган.

2 августта 7.30 сәгатьтән 9.30 сәгатькә кадәр Кукмара шәһәренең Магистраль урамында дәүләт автоинспекциясе хезмәткәрләре участок уполномоченныйлары белән берлектә «Тоннель» операциясе үткәрде. Бу хакта районның дәүләт автоинспекциясендә хәбәр иттеләр.

Рейд барышында юл хәрәкәте кагыйдәләрен бозуның барлыгы 9 очрагы ачыкланган. Алар арасында куркынычсызлык каешын куллану кагыйдәләрен бозу, билгеләнгән тәртиптә теркәлмәгән транспорт чарасы белән идарә итү; ОСАГО полисы, транспорт чарасы белән идарә итү таныклыгы булмаган килеш руль артына утыру; җәяүленең юл йөрү кагыйдәләрен бозу бар. 

Моннан тыш, исереклек билгеләре булган машина йөртүче дә ачыкланган. Аның транспорт чарасы штрафстоянкага куелган.

Районның дәүләт автоинспекциясе машина йөртүчеләрне массакүләм тикшерү эше даими рәвештә алып барылачагын искәртә.

фото:Эльвира Иванова/ «Кукмор-информ»

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев