Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
ЮХИДИ хәбәр итә

Кукмарада мотоцикллар белән бәйле өч юл фаҗигасе булды

Бистәбездә мотоцикл, скутерларда җилдерүчеләрнең саны бермә-бер артты. Әмма һәлакәтләр дә ерак йөрми. Район юл хәрәкәте иминлеге дәүләт инспекциясеннән алынган мәгълүматларга караганда, Кукмара районы территориясендә соңгы ун көн эчендә килеп чыккан фаҗигаләрнең дә икесе - мотоцикл, ә берсе скутер белән бәйле. ...Агымдагы елның 2 мае күз яшьләрсез дә искә төшерерлек түгел....

Бистәбездә мотоцикл, скутерларда җилдерүчеләрнең саны бермә-бер артты. Әмма һәлакәтләр дә ерак йөрми. Район юл хәрәкәте иминлеге дәүләт инспекциясеннән алынган мәгълүматларга караганда, Кукмара районы территориясендә соңгы ун көн эчендә килеп чыккан фаҗигаләрнең дә икесе - мотоцикл, ә берсе скутер белән бәйле.

...Агымдагы елның 2 мае күз яшьләрсез дә искә төшерерлек түгел. Кичке ун туларга 20 минутлар тирәсендә Мамадыш-Кукмара-Кәркәүч юлының 20нче чакрымында авылдашы белән "Минск" мотоциклында хәрәкәт иткән Бурсык-Елга авылы егете, 15 яшьлек Илнар Әгъләмов КамАЗга бәрелеп һәлак була. Аның пассажиры - Илназ Миннеханов авыр җәрәхәтләр белән район үзәк дәваханәсенә җибәрелә.

11 майда мопед һәм мотоцикл белән бәйле ике юл фаҗигасе теркәлә. Кичке унынчы яртылар тирәсендә поселокның Ленин урамында ВАЗ-21099 автомобиле шоферының мопедка юл бирмәве нәтиҗәсендә бәхетсезлек очрагы килеп чыга. 1996 елгы Нократ Аланы егете тән җәрәхәтләре ала.

Кичке уннар тирәсендә Гагарин урамында булган һәлакәттә исә мотоциклчы юлның каршы як полосасына чыга һәм ВАЗ-21093 автомобиле белән бәрелешә. 1988 елгы Кәчимир авылы кешесе шулай ук төрле җәрәхәтләр ала.

-Мотоциклга 18 яшь тулгач кына утырырга ярый. Анда да "А" категорияле йөртү таныклыгы булганда гына идарә итәргә мөмкин. Скутерларда исә 16 яшьтән йөрергә рөхсәт ителә, бу очракта йөртү таныклыгы кирәкми, әмма икесендә дә башка шлем кию мәҗбүри, - диләр ЮХИДИ инспекторлары. - Җәйге чорда мотоциклчылар юл фаҗигаләренә аеруча еш очрыйлар. Чөнки яшүсмерләрнең күбесе техник тикшерү узмаган, төзек булмаган транспортка утырып "чабу"ны кулайрак күрә. Районда 378 мотоцикл бар, шуларның 65е генә техник күзәтү үтеп, исәптә тора. Ә калганнары исә рөхсәтсез йөриләр, дигән сүз. Бәла аяк астында, диләр. Бу хакта балаларына кыйммәтле "уенчык" - мопед, скутер алып биргән, мотоциклларны ышанып тапшырган әти-әниләр, руль артына утыручы яшьләр дә онытмасын иде.

фото: http://avto-ug.ru/news/2347

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Кукмара юл фаҗигасе мотоцикллар

erid: 2VtzqxWHLUk