Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
ЮХИДИ хәбәр итә

Кукмарада массакүләм таксистларны тикшергән вакытта җиде кагыйдә бозу очрагы ачыкланган

Профилактик операция 11 гыйнвардан 20 гыйнварга кадәр такси шоферлары катнашында килеп чыгучы юл фаҗигаләрен киметү максатыннан уздырылды.

Кукмарада массакүләм таксистларны тикшергән вакытта юл йөрү кагыйдәләрен бозуның җиде очрагы ачыкланган. Бу турыда «Хезмәт даны» газетасы редакциясенә Кукмара районы ЮХИДИ бүлегеннән хәбәр иттеләр.

11 гыйнвардан 20 гыйнварга кадәр оештырылган профилактик операция такси шоферлары катнашында килеп чыгучы юл фаҗигаләрен киметү максатыннан уздырылды.

ЮХИДИ инспекторлары такси шоферларының халыкны йөртергә рөхсәтләрен, йөртү таныклыгының Россиянеке булу-булмавын, путевой лист, иминлек язуын тикшерде, шулай ук автомобильнең техник торышын да карады.

Операция барышында 56 таксист тикшерелде. Путевой листсыз йөргән, пассажирны иминлек каешы куймаган килеш йөрткән, ОСАГОда махсус тиешле билге булмаган өчен 7 административ беркетмә төзелде. Шулай ук кайбер шоферларның рейс алды медицина тикшерүе узмавы һәм линиягә чыгар алдыннан автомобильләренә техник тикшерү үткәрмәүләре дә ачыкланды.

Фото: архив, Эльвира Мөбарәкшина/ «Хезмәт даны»

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

erid: 2VtzqxWHLUk