Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
ЮХИДИ хәбәр итә

Кукмарада машина йөртүче хатын-кыз җәяүле кичүендә укучы кызны бәрдергән

Укучы кызны шушы көннәрдә кич белән Ворошилов урамында бәрдергәннәр.

Кукмара районы ЮХИДИ хезмәтеннән алынган мәгълүматлар буенча, Кукмарада машина йөртүче хатын-кыз 2008 елгы укучы кызны бәрдергән, ул җәяүле кичүе буенча юл аша чыга торган булган.

“25 февраль көнне 19.25 сәгатьтә Ворошилов урамындагы 2нче номерлы йорт янында ВАЗ-21150 машинасы шоферы катнашында юл һәлакәте була. Машина йөртүче Ворошилов урамы ягыннан Ленин урамына таба хәрәкәт итә һәм сулга борылганда җәяүле кичүе аша чыгучы укучы кызга бәрелә. Кызның киемендә һәм рюкзагында смайликлар рәвешендә яктылыкны кире кайтаручы элементлар булган”, - дип сөйләделәр дәүләт автоинспекциясендә.

Һәлакәт нәтиҗәсендә кыз төрле дәрәҗәдәге тән җәрәхәтләре белән район үзәк дәваханәсенә озатыла.

фото: районы ЮХИДИ хезмәтеннән

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев