Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
ЮХИДИ хәбәр итә

Кукмарада «Көзге каникуллар» акциясе узачак

Район ЮХИДИ начальнигы Фирдүс Фәхретдинов сүзләренә караганда, районда балалар белән бәйле өч юл фаҗигасе булган, өч бала зыян күргән.

Әле кайчан гына укучылар кулларына чәчәк бәйләмнәре тотып мәктәпләргә җыелган иде. Инде менә беренче чирек тәмамланып, балаларның көзге каникуллары да башланыр вакыт җитеп килә. Шул уңайдан 31 октябрьдән 6 ноябрьгә кадәр республикада «Көзге каникуллар» акциясе узачак. Әлеге чара балаларның иминлеген тәэмин итүгә юнәлдерелә.

«Быелның 9 аенда республикада балалар катнашында 331 бәхетсезлек очрагы теркәлде, аларда 11 баланың гомере өзелде, 370е төрле дәрәҗәдәге тән җәрәхәтләре алды. Районда балалар белән бәйле өч юл фаҗигасе булды, өч бала зыян күрде», - дип хәбәр итте район ЮХИДИ начальнигы Фирдүс Фәхретдинов.

Акция барышында ЮХИДИ һәм полиция хезмәткәрләре мәгариф учреждениеләрендә әти-әниләр һәм укучылар белән кисәтү әңгәмәләре үткәрәчәк, тематик лекцияләр укылачак. Юл йөрү кагыйдәләрен үтәмәүче кечкенә җәяүлеләргә, транспортын махсус балалар утыргычы белән җиһазландырмаган шоферларга да таләпләр катгый булачак.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев