Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Дәүләт автоинспекциясе хәбәр итә

Кукмарада юл хәрәкәте куркынычсызлыгы комиссиянең чираттагы утырышында юлларда иминлекне тәэмин итү мәсьәләләре буенча фикер алыштылар

Утырышта шулай ук гражданнар һәм оешмаларның мөрәҗәгатьләре һәм хатлары каралды.

Кукмарада юл хәрәкәте куркынычсызлыгы буенча комиссиянең чираттагы утырышы узды.
Агымдагы елның сигез аенда районда теркәлгән аварияләрне, балалар катнашында юл-транспорт травматизмын кисәтү буенча үткәрелгән чараларга Кукмара районы буенча ЮХИДИ бүлекчәсе начальнигы Фирдүс Фәхретдинов анализ ясады.

Кукмарада юл хәрәкәте куркынычсызлыгы комиссиянең чираттагы утырышында юлларда иминлекне тәэмин итү мәсьәләләре буенча фикер алыштылар

«Агымдагы елның 8 аенда район территориясендә 11 юл-транспорт һәлакәте теркәлде, аларда 3 кеше һәлак булды һәм 9 кеше тән җәрәхәтләре алды. Агымдагы чорда 16 яшькә кадәрге балалар катнашында 6 юл-транспорт һәлакәте теркәлде, анда 3 бала зыян күрде. Шулай ук балалар белән бәйле юл хәрәкәте кагыйдәләрен бозуның 10 очрагы ачыкланды һәм балаларны йөртү өчен махсус җайланмасыз яки куркынычсызлык каешларын эләктермәгән өчен 87 административ материал төзелде. Дәүләт автоинспекциясе хезмәткәрләре мәктәп укучылары һәм балалар бакчаларында тәрбияләнүчеләр өчен юл хәрәкәте куркынычсызлыгы мәсьәләләре буенча профилактик чаралар үткәрде», — диде Фирдүс Фәхретдинов.

Утырышта шулай ук гражданнар һәм оешмаларның мөрәҗәгатьләре һәм хатлары каралды. Сүз мәгариф учреждениеләре янында ясалма тигезсезлекләр урнаштыру, яктырту һәм башка мәсьәләләр турында барды.

фото: Ризилә Корбанова/ «Хезмәт даны»

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев