Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Дәүләт автоинспекциясе хәбәр итә

Кукмарада юл хәрәкәте иминлеге комиссиясенең күчмә утырышы узды

Анда комиссия вәкилләре, автобус шоферлары катнашты.

Районның юл хәрәкәте иминлеге комиссиясе рәисе Азат Гарифуллин «Кукмор-Транс» оешмасында күчмә утырыш уздырды. Анда комиссия вәкилләре, автобус шоферлары катнашты. 

Кукмарада юл хәрәкәте иминлеге комиссиясенең күчмә утырышы узды

Комиссия рәисе Азат Гарифуллин балаларны йөртүче мәктәп автобусларының аерым игътибарда булуын билгеләп үтте. 

«Автобуслар һәрчак чиста-пөхтә, техник яктан төзек булырга, шоферлар да юл йөрү кагыйдәләрен төгәл үтәргә тиеш. Чөнки сезнең карамакта — кеше гомере, бу очракта — балалар. Шуның өчен тагын бер кат юлларда игътибарлы булуыгызны сорыйм», — диде ул. 

Кукмарада юл хәрәкәте иминлеге комиссиясенең күчмә утырышы узды

Район дәүләт автоинспекциясе җитәкчесе Фирдүс Фәхретдинов 17 августка кадәр районда узучы «Автобус» операциясенә тукталды.

«Операциянең максаты — пассажирлар транспорты белән бәйле юл һәлакәтләрен булдырмау, иминлекне тәэмин итү. Быелның 7 аенда республика юлларында автобус шоферлары гаебе белән 48 юл-транспорт һәлакәте булды, аларда 2 кешенең гомере өзелде, 55е төрле тән җәрәхәтләре алды. Шөкер, районда автобуслар катнашында юл фаҗигаләре теркәлмәде. Без һәрдаим рейдлар оештырабыз, автобус йөртүчеләрнең йөртү таныклыгын, юл кәгазен, мәҗбүри иминият полисы һәм башка документларын тикшерәбез, автобус шоферлары белән әңгәмәләр уздырабыз. Биредә очрашу да юкка түгел. Автобус шоферлары гаебе белән юл һәлакәтләре килеп чыкмасын өчен тиешле кагыйдәләрне үтәргә чакырам», — диде ул.

Кукмарада юл хәрәкәте иминлеге комиссиясенең күчмә утырышы узды

Очрашу барышында автобус шоферлары тарафыннан аеруча еш күзәтелүче кагыйдә бозу очракларына тукталдылар, сорауларга җавап бирделәр.

«Кукмор-Транс» оешмасы механигы Алмаз Хаҗиев сүзләренә караганда, районда 19 мәктәп автобусы бар икән, алар һәрберсе иртәнге якта үзенең билгеләнгән маршруты буенча юлга кузгала, балаларны белем йортларына алып бара, ә инде дәресләрдән соң кире кайтара. 

«Иртә белән һәр шофер рейс алды тикшерүләре уза. Начар гадәтле шоферлар бездә бөтенләй юк. Егетләрнең барысы да үз хезмәтләрен зур җаваплылык тоеп башкара», — диде Алмаз Хаҗиев. 

Кукмарада юл хәрәкәте иминлеге комиссиясенең күчмә утырышы узды

Комиссия вәкилләре балаларны йөртүче автобуслар белән танышты, салонның чисталыгына игътибар итте, шулай ук шоферларның гозерләрен тыңлады.

фото: Алсу Сәләхетдинова/ «Кукмор-информ»

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев