Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
ЮХИДИ хәбәр итә

Кукмарада исерек килеш руль артына утырган сигез шоферны хөкем иткәннәр

Суд карары буенча аларга 30 мең сум штраф салына, шулай ук ул бер ел ярымга транспорт белән идарә итү хокукыннан мәхрүм ителә.

Кукмарада исерек килеш руль артына утырган өчен сигез шоферны хөкем иткәннәр. Бу хакта район юл хәрәкәте иминлеге комиссиясе хәбәр итә.

  • Быелның 7 июнендә 23 сәгать 45 минутта Фәйзуллин фамилияле Кукмара районы кешесе исерек хәлдә Нократ Аланының Базовая урамындагы 6нчы йорт янында Лада Веста автомобиле белән идарә итә. Алкотестер аның организмында 0,771 миллиграмм/литр спирт булуын күрсәтә. Ул суд утырышына килми, эше үзеннән башка карала. 
  • 10 октябрь көнне 17 сәгать 30 минутта Гадиятуллин фамилияле ир-ат исереклек билгеләре булган хәлдә Кукмараның Нух Идрисов урамындагы 10нчы йорт янында Лада (ВАЗ) 21101 машинасы белән идарә итә. Ул алкотестер приборы белән, шулай ук медицина тикшерүе узудан баш тарта. 
  • 17 октябрь көнне 18 сәгатьтә Сәлахиев фамилияле Мамадыш районы кешесе исерек хәлдә Кукмараның Магистральная урамындагы 36нчы йорт янында Киа Рио машинасы белән хәрәкәт итә. Алкотестер белән тикшерү уңай нәтиҗә бирә: организмында 1,090 миллиграмм/литр спирт булуын күрсәтә. 
  • 23 октябрь көнне 10 сәгать 25 минутта Минибаев фамилияле Питрәч районы кешесе исерек хәлдә Кукмараның Магистральная урамындагы 65нче йорт янында ГАЗ-2834 машинасы белән идарә итә. Алкотестер белән тикшерү уңай нәтиҗә бирә: организмында 0,180 миллиграмм/литр спирт булуын күрсәтә. 
  • 6 ноябрь көнне 23 сәгать 15 минутта Кавыев фамилияле Кукмара районы кешесе исерек хәлдә шәһәрнең Тинчурин урамындагы 18нче йорт янында Хендай Солярис автомобиле белән идарә итә. Алкотестер белән тикшергәч, аның организмында 0,780 миллиграмм/литр спирт булуы ачыклана.
  • 25 ноябрь көнне 8 сәгать 55 минутта Закиров фамилияле Кукмара районы кешесе исерек хәлдә шәһәрнең Магистральная урамындагы 67нче йорт янында Шевроле Авео автомобиле белән идарә итә. Алкотестер аның организмында 0,219 миллиграмм/литр спирт булуын күрсәтә. Ул суд утырышына килми, эше үзеннән башка карала.
  • 26 ноябрь көнне 22 сәгатьтә Мадизаков фамилияле Кукмара районы кешесе исереклек билгеләре булган хәлдә Манзарасның Васильковая урамындагы 37нче йорт янында Дэу Матиз автомобиле белән идарә итә. Ул алкотестер приборы белән, шулай ук медицина тикшерүе узудан баш тарта. Ир-ат суд утырышына килми, эше үзеннән башка карала. 
  • 29 ноябрь көнне 23 сәгать 11 минутта Германов фамилияле Кукмара районы кешесе исерек хәлдә шәһәрнең Пугачев урамындагы 14нче йорт янында Лада (ВАЗ) 21074 автомобиле белән идарә итә. Алкотестер аның организмында 0,541 миллиграмм/литр спирт булуын күрсәтә. Ул суд утырышына килми, эше үзеннән башка карала. 

Суд карары буенча исерек хәлдә транспорт чарасы белән идарә иткән өчен барлык ир-атларга да 30 мең сум штраф салына, шулай ук алар 1,6 елга машина йөртү таныклыгыннан мәхрүм ителә.

фото: район юл хәрәкәте иминлеге комиссиясе
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев