Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
ЮХИДИ хәбәр итә

Кукмарада исерек килеш руль артына утырган өчен дүрт шоферны хөкем иткәннәр

Ир-атларга 30 мең сум штраф салынган, шулай ук алар ел ярымга транспорт чарасы белән идарә итү хокукыннан мәхрүм ителгән.

Кукмарада исерек килеш руль артына утырган өчен дүрт шоферны хөкем иткәннәр. Бу хакта район юл хәрәкәте иминлеге комиссиясе хәбәр итә.

7 ноябрь кичендә безнең районнан Шакиров фамилияле ир-ат, Россия Федерациясенең юл хәрәкәте кагыйдәләренең 2.7нче пунктын бозып, Кукмараның Муса Җәлил урамында чит ил машинасы белән исерек хәлдә идарә итә. Ул алкотестер приборында тикшерү үтәргә баш тарта. Әмма район үзәк дәваханәсендә медицина тикшеренүе узганнан соң, аның канында 0,979 промилле күләмендә спирт булуы ачыклана. Җәмәгать суды утырышына килмәгәнлектән, эш аның катнашыннан башка карала. Шулай булса да аңа 30 мең сум күләмендә штраф түләргә һәм 1,6 ел буена җәяү йөрергә туры киләчәк. 

14 ноябрь көнне Кукмара–Шәмәрдән–Олыяз юлының 4нче чакрымында Хәлиуллин фамилияле райондашыбызны исерек хәлдә машина йөрткән өчен тоткарлыйлар. Ул да  алкотестер ярдәмендә тикшеренүдән баш тарта. Үзәк дәваханәдә исә канында 0,848 промилле спирт булуы беленә. Шулай ук суд утырышына килмәсә дә, аны барыбер 30 мең сум күләмендә штраф һәм 1,6 елга машинасыз йөрү көтә. Шушы ук көнне кичке якта Кәримуллин фамилияле райондашыбыз да юл йөрү кагыйдәләрен боза: исерек хәлдә руль артына утыра. Аны, Кукмараны әйләнеп үтүче автомобиль юлында туктатып, алкотестер ярдәмендә спиртлы эчемлек кулланганмы-юкмы икәнен тикшерәләр. Нәтиҗәдә канында 0,328 промилле күләмендә спирт табыла. Ул шулай ук җәмәгать суды утырышында катнашмый. Әмма барыбер 30 мең сум күләмендә штрафка тартылды һәм 1,6 елга транспорт белән идарә итү хокукыннан мәхрүм ителде. 

15 ноябрьдә Кукмарада яшәүче Измайлов фамилияле ир исерткеч эчемлек кулланган хәлдә автомобиль белән хәрәкәт итә һәм  Өлге–Лесхоз юлында ЮХИДИ хезмәткәрләре тарафыннан туктатыла. Аның үз-үзен тотышында исереклек билгеләре күзгә чалынып тора, моннан тыш, күз карасы зурайган, яктылыкка тәэсир итми. Җәмәгать суды утырышы вакытында әлеге ир үз гаебен таныды, һәм ул суд карары нигезендә 30 мең сум күләмендә штрафка тартылды, 1,6 елга машина йөртү таныклыгыннан мәхрүм ителде.

фото: район юл хәрәкәте иминлеге комиссиясе

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

erid: 2VtzqxWHLUk