Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
ЮХИДИ хәбәр итә

Кукмарада исерек килеш руль артына утырган җиде шоферны хөкем иткәннәр

Суд карары буенча аларга 30 мең сум штраф салына, шулай ук ул бер ел ярымга транспорт белән идарә итү хокукыннан мәхрүм ителә.

Кукмарада исерек килеш руль артына утырган өчен җиде шоферны хөкем иткәннәр. Бу хакта район юл хәрәкәте иминлеге комиссиясе хәбәр итә.

28 гыйнварда 07 сәгать 25 минутта Байлар Сабасы-Лесхоз автоюлының 500 метрында чит ил автомобилендә йөргән хатын-кызны ЮХИДИ инспекторлары туктата. Алкотестер приборы белән тикшерүдән соң аның канында спирт булуы ачыклана. 

12 февральдә 22 сәгать 45 минутта райондашыбыз Лада-Калина автомобиленә, алкогольле эчемлек кулланып, руль артына утыра һәм Кукмараның Вахитов урамында йөри. 

22 февральдә 07.00 сәгатьтә Киров өлкәсе кешесе Кукмараның Восточная урамында Иж-Ода автомобилендә исерткеч эчемлек куллану билгеләре булган хәлдә хәрәкәт итә. Ул алкотестер приборы белән һәм район үзәк дәваханәсенә барып тикшеренү узудан баш тарта. Әлеге ир-ат суд утырышына килмәгәнлектән, аның эше дә үзеннән башка гына карала. Шушы ук көнне 07 сәгать 15 минутта икенче бер Киров өлкәсе кешесе дә Лада Веста машинасында алкогольле эчемлек кулланган килеш шәһәрнең Восточная урамында йөри. 

25 февральдә 02 сәгать 37 минутта Кукмара районында яшәүче ир-атны, исерткеч эчемлек кулланып, Лада-Гранта автомобиле белән шәһәрнең Молодежная урамында хәрәкәт иткәндә тоткарлыйлар.

27 февральдә 19 сәгать 40 минутта райондашыбыз Кукмара-Шәмәрдән автоюлының 18нче чакрымында ВАЗ автомобилендә исерек хәлдә йөри. 

2 мартта 09 сәгать 30 минутта Киров өлкәсе кешесе Кукмараның Магистральная урамында «Газель» автомобилендә исерек хәлдә тоткарлана. 

Әлеге шоферларны алкотестер приборы ярдәмендә тикшерәләр. Суд карары буенча аларның барысына да 30ар мең сум штраф салына, шулай ук 1,6 елга транспорт йөртү таныклыгыннан да мәхрүм ителәләр.

фото: Район юл хәрәкәте иминлеге комиссиясе
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев