Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
ЮХИДИ хәбәр итә

Кукмарада иномарка 11 яшьлек укучы кызны бәрдергән

Тән җәрәхәтләре һәм яралар белән кызны дәваханәгә китергәннәр

12 октябрь көнне 14.30 сәгатьтә Кукмараның Мәҗит Гафури урамында “Toyota Rav4” автомобиле 11 яшьлек укучы кызны бәрдергән. Бу хакта район ЮХИДИ хезмәткәрләре хәбәр итте. Ачыкланганча, кыз юлга йөгереп чыккан. Юл-транспорт һәлакәте нәтиҗәсендә тән җәрәхәтләре һәм яралар белән дәваханәгә озатылган.

Агымдагы ел башыннан балигъ булмаган җәяүлеләр катнашында 3 юл-транспорт һәлакәте теркәлгән, шунда 4 кеше төрле тән җәрәхәтләре алган. Күп очракта юл-транспорт һәлакәте балалар гаебе белән килеп чыга, ә бу ата-аналарның балаларның юлда куркынычсызлыгын тәэмин итмәвен раслый.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

erid: 2VtzqxWHLUk