Кукмарада “Имин зебра” дигән акция үтте
Дәүләт автоинспекциясе хәбәр итә

Кукмарада “Имин зебра” дигән акция үтте

Әлеге акция юл хәрәкәте иминлеген тәэмин итүгә багышланган иде. Кукмара 4нче мәктәбенең 5 "А" сыйныфы укучылары ЮХИДИ инспекторлары һәм төп герой - "Зебра" белән юлга чыктылар. Рейд вакытында укучылар җәяүлеләргә юл йөрү кагыйдәләрен белүнең әһәмияте турында сөйләделәр, сак һәм игътибарлы булырга чакырдылар. Махсус балалар урындыгы белән җиһазландырмаган килеш автомобильгә баласын...

Әлеге акция юл хәрәкәте иминлеген тәэмин итүгә багышланган иде. Кукмара 4нче мәктәбенең 5 "А" сыйныфы укучылары ЮХИДИ инспекторлары һәм төп герой - "Зебра" белән юлга чыктылар. Рейд вакытында укучылар җәяүлеләргә юл йөрү кагыйдәләрен белүнең әһәмияте турында сөйләделәр, сак һәм игътибарлы булырга чакырдылар. Махсус балалар урындыгы белән җиһазландырмаган килеш автомобильгә баласын утырткан 2 шофер, иминлек каешы куймаган 4 шофер административ җаваплылыкка тартылды.

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Нет комментариев