Кукмарада ике җиңел машина бәрелешү нәтиҗәсендә берсенең шоферы һәлак булган
Дәүләт автоинспекциясе хәбәр итә

Кукмарада ике җиңел машина бәрелешү нәтиҗәсендә берсенең шоферы һәлак булган

Авария бүген С. Сәйдәшев урамында була.

Кукмарада үлемгә китерүче юл-транспорт һәлакәте теркәлгән, бу хакта ЮХИДИ бүлегендә хәбәр иттеләр.

Кукмарада ике җиңел машина бәрелешү нәтиҗәсендә берсенең шоферы һәлак булган

«Авария 24 июнь көнне 7.30 сәгатьтә Кукмара шәһәренең С. Сәйдәшев урамында була. „КИА“ автомобиле йөртүчесе, юл хәрәкәте кагыйдәләрен бозып, икенче дәрәҗәдәге юлдан чыкканда „Юл бир“ билгесе таләбен үтәми һәм төп юл буенча якынлашып килүче ВАЗ-2115 автомобиле белән бәрелешә», — диделәр ЮХИДИ бүлегендә.

Кукмарада ике җиңел машина бәрелешү нәтиҗәсендә берсенең шоферы һәлак булган

Юл-транспорт һәлакәтендә ВАЗ-2115 автомобиленең руле артында утырган хатын-кыз алган җәрәхәтләрдән урында ук вафат була. Моннан тыш, «КИА» пассажиры да зыян күрә, табиблар тикшергәннән соң, өенә җибәрелә.

Кукмарада ике җиңел машина бәрелешү нәтиҗәсендә берсенең шоферы һәлак булган

Фото: район ЮХИДИ бүлеге


Нет комментариев