Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
ЮХИДИ хәбәр итә

Кукмарада «Игътибар – балалар!» акциясе бара

Агымдагы елның 4 аенда республикада 16 яшькә кадәрге балалар катнашында 91 юл фаҗигасе булган.

Балалар катнашында килеп чыккан юл фаҗигаләренең санын киметү максатында, 2 июньгә кадәр республикада «Игътибар – балалар!» акциясе бара. Бу турыда район юл хәрәкәте иминлеге мдәүләт инспекциясе начальнигы Фирдүс Фәхретдинов хәбәр итте.

«Акция барган чорда юл йөрү кагыйдәләрен бозучы балалар аеруча нык контрольгә алына. “Сакла.ру” порталындагы видеоматериалларны файдаланып, балаларны юл йөрү кагыйдәләренә өйрәтү буенча дистанцион эш алып барыла. Юлны светофорның кызыл утына чыккан, велосипедта тиешсез урыннарда йөргән укучыларга махсус карточкалар тутырыла. Шулай ук тиешле тизлекне сакламаучы, җәяүлеләргә юл бирмәүче, балаларын махсус автоурындыклар белән җиһазландырмаган килеш юлга чыкканнарга да таләпләр катгый», - диде ЮХИДИ начальнигы.

Фирдүс Фәхретдинов сүзләренә караганда, агымдагы елның 4 аенда республикада 16 яшькә кадәрге балалар катнашында 91 юл фаҗигасе булган, аларда 4 баланың гомере өзелгән, 101 бала төрле тән җәрәхәтләре алган. Кукмара районында балалар белән бәйле һәлакәтләр теркәлмәгән.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

erid: 2VtzqxWHLUk