Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
ЮХИДИ хәбәр итә

Кукмарада җиде автомобиль йөртүчене алкогольле эчемлек кулланган килеш транспорт чарасы белән идарә иткән өчен хөкем иткәннәр

Суд карары белән әлеге шоферлар 30 мең сум штрафка тартылган, шулай ук 1,6 елга машина йөртү таныклыгыннан да мәхрүм ителгәннәр.

Кукмарада җиде автомобиль йөртүчене алкогольле эчемлек кулланган килеш транспорт чарасы белән идарә иткән өчен хөкем иткәннәр. Бу хакта район юл хәрәкәте иминлеге комиссиясендә хәбәр иттеләр.

  • Кукмара районында яшәүче Ягудин 23 мартта сәгать 7.05тә шәһәрнең Ворошилов урамында «Лада» автомобилен алкогольле эчемлек кулланган хәлдә йөрткән. Алкотестер приборы белән тикшерү уңай нәтиҗә биргән, организмында 0,527 мг/л спирт барлыгы ачыкланган. Әлеге ир кеше суд утырышына килмәү сәбәпле, аның эше үзеннән башка каралган.
  • Кукмара районында яшәүче Егоров 23 мартта сәгать 9.25тә шәһәрнең Эшчеләр тыкрыгы урамында «Лада» автомобилен алкогольле эчемлек куллану билгеләре булган хәлдә йөрткән: авызыннан хәмер исе килгән, үз-үзен тотышы да шик тудырган. Ул район үзәк дәваханәсенә барып һәм алкотестер приборы белән тикшеренү узудан баш тарткан. Суд утырышында ул үз гаебен таныган.
  • Кукмара районында яшәүче Шәрипов 23 мартта сәгать 9.10да шәһәрнең Ломоносов урамында «Амкодор 332B» йөк төягече белән алкогольле эчемлек куллану билгеләре булган хәлдә идарә иткән: авызыннан хәмер исе килгән, үз-үзен тотышы да шик тудырган. Ул район үзәк дәваханәсенә барып һәм алкотестер приборы белән тикшеренү узудан баш тарткан. Әлеге ир кеше суд утырышына килмәү сәбәпле, аның эше үзеннән башка каралган.
  • Киров өлкәсендә яшәүче Ваһапов 23 мартта сәгать 10.30да Кукмара районының Кәчимир авылы, Зеленая урамында «Рено Логан» автомобилен алкогольле эчемлек куллану билгеләре булган хәлдә йөрткән: авызыннан хәмер исе килгән, үз-үзен тотышы да шик тудырган. Ул район үзәк дәваханәсенә барып һәм алкотестер приборы белән тикшеренү узудан баш тарткан. Әлеге ир кеше суд утырышына килмәү сәбәпле, аның эше үзеннән башка каралган.
  • Тамбов өлкәсендә яшәүче Усанов 24 мартта сәгать 7.50дә шәһәрнең Восточная урамында «ГАЗ Соболь» автомобилен алкогольле эчемлек куллану билгеләре булган хәлдә йөрткән: авызыннан хәмер исе килгән, үз-үзен тотышы да шик тудырган. Ул район үзәк дәваханәсенә барып һәм алкотестер приборы белән тикшеренү узудан баш тарткан. Суд утырышында ул үз гаебен таныган. 
  • Саба районында яшәүче Фәйзрахманов 24 мартта сәгать 9.20дә шәһәрнең Магистральный урамында «ГАЗ» автомобиле белән исерткеч эчемлек кулланган хәлдә идарә иткән. Алкотестер приборы белән тикшерү уңай нәтиҗә биргән, организмында 0,163 мг/л спирт барлыгы ачыкланган. Суд утырышында ул үз гаебен таныган. 
  • Кукмара районында яшәүче Сәйфуллин 28 мартта сәгать 22.20дә шәһәрнең Гафиятуллин урамында «Лада» автомобилен исерткеч эчемлек кулланган хәлдә йөрткән. Алкотестер приборы белән тикшерү уңай нәтиҗә биргән, организмында 0,416 мг/л спирт барлыгы ачыкланган. Әлеге ир кеше суд утырышына килмәү сәбәпле, аның эше үзеннән башка каралган.

Суд карары белән әлеге шоферлар 30 мең сум штрафка тартылган, шулай ук 1,6 елга машина йөртү таныклыгыннан да мәхрүм ителгәннәр.

фото: район юл хәрәкәте иминлеге комиссиясе

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев