Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
ЮХИДИ хәбәр итә

Кукмарада өч автомобиль катнашында җитди авария булган

Юл һәлакәте бүген иртән Мамадыш-Кукмара юлында килеп чыга.

Кукмарада өч автомобиль бәрелешкән. Бу хакта район ЮХИДИ бүлеге хәбәр итә.

«Киа Рио», «Равон Нексия» һәм «Рено Дастер» катнашындагы юл һәлакәте бүген 9.28 сәгатьтә Кукмараданың Магистраль урамы янындагы көйләнми торган юл кисешкән урында була. 

«"Киа Рио" автомобиле Нократ Аланы ягыннан Мамадышка таба хәрәкәт иткәндә, юл хәрәкәте кагыйдәләрен бозып, төп юл буйлап барган "Равон Нексия " автомобиленә юл бирми. Һәлакәт вакытында  "Равон Нексия" автомобиле "Рено Дастер"га бәрелә"», - диделәр дәүләт автоинспекциясендә.

Машиналар җитди зыян күрә. «Ревон Нексия» шоферына урында ярдәм күрсәтелә, «Киа Рио» пассажирын төрле имгәнүләр булган район үзәк дәваханәсенә илтәләр.

фото: район ЮХИДИ бүлегеннән

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X