Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
ЮХИДИ хәбәр итә

Кукмарада «Бала – төп пассажир!» дигән акция башланды

Акция барган чорда инспекторлар автотранспорт хуҗалыгында булып кисәтү-аңлату әңгәмәләре алып баралар, ата-аналар, балалар белән очрашалар, акцияләр уздыралар.

Балалар катнашында килеп чыккан юл фаҗигаләрен кисәтү максатында районда 19 марттан 31 мартка кадәр «Бала – төп пассажир!» дигән акция узачак. Бу хакта район ЮХИДИ начальнигы Фирдүс Фәхретдинов хәбәр итте.

ЮХИДИ начальнигы республикада балалар катнашында килеп чыгучы юл-транспорт һәлакәтләрен билгеләп үтте. «Агымдагы елның ике аенда республикада 16 яшькә кадәрге балалар катнашында 59 юл фаҗигасе булды. Аларда өч баланың гомере өзелде, 65е төрле тән җәрәхәтләре алды. Кукмарада балалар белән бәйле һәлакәтләр теркәлмәде», - диде ул.

Акция барган чорда ЮХИДИ һәм полициянең балигъ булмаганнар белән эшләү бүлекчәсе хезмәткәрләре тарафыннан төрле чаралар оештырыла. Инспекторлар мәгариф учреждениеләрендә, балалар бакчаларында, автотранспорт хуҗалыгында булып кисәтү-аңлату әңгәмәләре алып баралар, ата-аналар, балалар белән очрашалар, акцияләр уздыралар. Балалар бакчасы, мәгариф учреждениеләре яныннан узганда тиешле тизлекне сакламаучылар, махсус балалар утыргычлары белән җиһазландырылмаган автомобильләрдә хәрәкәт итүчеләргә контроль аеруча зур булачак. Шулай ук җәяүлеләр юлында балаларны уздырмаучы шоферларга да таләпләр катгый.

Әти-әниләрдән үз балаларына карата контрольне арттыруларын, өлкәннәрнең дә, балаларның да юл йөрү кагыйдәләрен төгәл үтәүләрен сорыйбыз.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

erid: 2VtzqxWHLUk