Кукмарада автоинспекторлар шоферларны якынлашып килүче Яңа ел белән котлады һәм юл йөрү кагыйдәләрен искә төшерде
Юл хәрәкәтендә катнашучыларга юл йөрү кагыйдәләрен үтәүнең мөһимлеге турында памяткалар тапшырылды.
Кукмараның ЮХИДИ инспекторлары шоферларны якынлашып килүче Яңа ел белән котлады, юл йөрү кагыйдәләрен үтәүнең мөһимлеге турында сөйләде, тематик памяткалар таратты.
«Юл хәрәкәтендә катнашучылардан бер-берсен хөрмәт итүләрен сорыйбыз. Үзегезнең һәм әйләнә-тирәдәгеләрнең гомерен саклагыз. Тизлек режимын төгәл үтәгез, иминлек каешларын куегыз, берәрсенә ярдәм кирәк булса, узып китмәгез. Юлларда исән-сау йөрегез! »- дип мөрәҗәгать итте Россия эчке эшләр министрлыгының Кукмара районы буенча бүлегенең ЮХИДИ начальнигы Фирдүс Фәхретдинов.
ЮХИДИ инспекторлары мондый төр акцияне иртәгә, 1 гыйнварда да уздырырга планлаштыра.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз
Нет комментариев