Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
ЮХИДИ хәбәр итә

Кукмарада автоинспекторлар автобусларны тикшерү буенча рейдка чыгачак

ЮХИДИ инспекторлары автобус йөртүчеләрнең транспорт йөртү таныклыгы, юл кәгазе, мәҗбүри иминият полисы һәм башка документларын тикшерәчәк, шулай ук төзек булмаган автомобильләргә аерым игътибар бирәчәк.

19 апрельдә, Кукмарада 13.00 сәгатьтән 15.00 сәгатькә кадәр ЮХИДИ хезмәткәрләре участок уполномоченныйлары һәм массакүләм мәгълүмат чаралары белән берлектә юл хәрәкәте кагыйдәләрен бозучы автобус йөртүчеләрне ачыклау буенча оештырылган рейдка чыгачак. Бу хакта Россия Эчке эшләр министрлыгының Кукмара районы буенча бүлегенең ЮХИДИ бүлекчәсе җитәкчесе Фирдүс Фәхретдинов хәбәр итте.

«ЮХИДИ инспекторлары автобус йөртүчеләрнең транспорт йөртү таныклыгы, юл кәгазе, мәҗбүри иминият полисы һәм башка документларын тикшерәчәк, шулай ук төзек булмаган автомобильләргә аерым игътибар бирәчәк», — дип билгеләп үтте Фирдүс Фәхретдинов.

фото:  ЮХИДИ бүлеге архивыннан

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев