Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
ЮХИДИ хәбәр итә

Кукмарада автоинспекторлар автобусларны тикшерү буенча рейд оештырды

Профилактика чарасы шәһәрнең Ленин урамында узды.

19 апрельдә, 13.30 сәгатьтән 15.00 сәгатькә кадәр Кукмара шәһәренең Ленин урамындагы 22нче йорт янында ЮХИДИ хезмәткәрләре, участок уполномоченныйлары һәм массакүләм мәгълүмат чаралары белән берлектә, «Тоннель» операциясе үткәрде. Рейд «Автобус» профилактик чарасы кысаларында оештырылды. Бу хакта район ЮХИДИ бүлегендә хәбәр иттеләр.

Җәмәгать транспортын тикшерү буенча автоинспекторлар 4 хокук бозу очрагын ачыклаган. Бер шофер автобус тәрәзәсен артык каралткан, икенчесе иминлек каешын куймаган өчен штрафка тартылган. Ике шофер иминият полисына кертелмәгән булган.

Башка транспорт чараларын йөртүчеләр тарафыннан 2 кагыйдә бозу очрагы ачыкланган. Болар: юл билгесе таләпләрен үтәмәү, җәяүлеләргә өстенлек бирмәү.

Дәүләт автоинспекциясе хезмәткәрләре юл хәрәкәтендә катнашучыларны юл хәрәкәте кагыйдәләрен төгәл үтәргә чакыра.

Фото: Алсу Сәләхетдинова/ «Хезмәт даны»

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев