Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
ЮХИДИ хәбәр итә

Кукмарада автобус йөртүчеләр һәм пассажирларның перчатка, битлектән булуларын тикшерделәр

Җәмәгать транспортында битлек, перчаткалар кию йөртүчеләр һәм пассажирлар өчен мәҗбүри булып тора, дип билгеләп үтте дәүләт автоинспекторлары.

Кукмарада ЮХИДИ  хезмәткәрләре пассажирлар һәм пассажирлар ташуны гамәлгә ашыручы транспорт чаралары йөртүчеләрендә саклагыч битлекләр һәм резин перчаткалар булу-булмауга тикшерү үткәрде.

«Бүген Кукмара шәһәренең Ленин һәм Чернышевский урамнарында "Кукмара-Транс" оешмасы автобусларын тикшерәбез. Җәмәгать транспортында битлек һәм перчаткалар кию машина йөртүчеләр өчен дә, пассажирлар өчен дә мәҗбүри. Алар булмаган очракта штрафлар каралган», - дип сөйләде дәүләт автоинспекциясе хезмәткәрләре.

Рейд район халкының кертелгән чараларга аңлап каравын күрсәтте, тәртип бозулар ачыкланмады.
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X