Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
ЮХИДИ хәбәр итә

Кукмарада алты ай эчендә 21 авария булган

Район юл хәрәкәте иминлеге дәүләт инспекциясеннән алынган мәгълүматларга караганда, агымдагы елның 6 аенда район территориясендә 21 юл фаҗигасе булган, аларда 3 кешенең гомере өзелгән, 22 кеше төрле тән җәрәхәтләре алган. -Тиешле тизлекне сакламауда - 3, автомобильләрне узып киткәндә (обгон) - 5, урам чатларын узганда 4 һәлакәт теркәлде, - ди ЮХИДИ...

Район юл хәрәкәте иминлеге дәүләт инспекциясеннән алынган мәгълүматларга караганда, агымдагы елның 6 аенда район территориясендә 21 юл фаҗигасе булган, аларда 3 кешенең гомере өзелгән, 22 кеше төрле тән җәрәхәтләре алган.

-Тиешле тизлекне сакламауда - 3, автомобильләрне узып киткәндә (обгон) - 5, урам чатларын узганда 4 һәлакәт теркәлде, - ди ЮХИДИ начальнигы Фирдүс Фәхретдинов. - Җәяүлеләр гаебе белән 5 бәхетсезлек очрагы булды. Исерткеч эчемлекләр кулланган килеш хәрәкәт иткән 1 автомобиль йөртүче тоткарланды. Иң күп юл фаҗигаләре дүшәмбе көнне булды. Сишәмбе, чәршәмбе, җомга өчәр һәлакәт теркәлде.

Юлларда һәркемнең игътибарлы һәм сак булуын, юл йөрү кагыйдәләрен үтәүләрен сорыйбыз.

фото: http://dtpshka.org.ua

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

erid: 2VtzqxWHLUk