Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
Дәүләт автоинспекциясе хәбәр итә

Кукмарада алты шоферны исерткеч эчемлек кулланган хәлдә транспорт йөрткән өчен хөкем иткәннәр

Бу шоферларның барысы да суд карары нигезендә 45 мең сум штрафка тартылалар, 1,6 елга транспорт белән идарә итү хокукыннан мәхрүм ителәләр.

Кукмарада алты шоферны исерткеч эчемлек кулланган хәлдә транспорт йөрткән өчен хөкем иткәннәр. Бу хакта Юл хәрәкәте иминлеге буенча район комиссиясендә хәбәр иттеләр. 

2 июньдә сәгать 12.40та Сәләхетдинов фамилияле райондашыбыз исерткеч эчемлек куллану билгеләре булган хәлдә шәһәрнең Нур Баян урамы буйлап Лада Нива автомобилендә хәрәкәт итә. Әлеге ир-ат спиртлы эчемлек куллану-кулланмауны ачыклый торган прибор белән һәм медицина учреждениесенә барып тикшеренүдән баш тарта. Гаепләнүче суд утырышына килмәгәнлектән, аның эше үзеннән башка карала. 

5 июньдә сәгать 14.55тә Кукмара районында яшәүче Хәбибрахманов фамилияле ир кеше исерткеч эчемлек кулланган килеш Дәүләт номерлары булмаган мопедта Манзарас урамының Лобачевский урамы буйлап йөри Алкотестер приборы белән тикшерү уңай нәтиҗә бирә: шоферның канында 0,383 миллиграмм литр күләмендә спирт ачыклана. 

19 июньдә сәгать 14.00дә Шакирҗанов фамилияле райондашыбыз исерек хәлдә шәһәрнең Ворошилов урамы буйлап Лада Ларгус автомобилендә йөри. Алкотестер приборы белән тикшерү уңай нәтиҗә бирә: гаепләнүченең канында 1,570 миллиграмм литр күләмендә спирт ачыклана. Гаепләнүче суд утырышына килмәгәнлектән, аның эше үзеннән башка карала.

23 июньдә сәгать 22.17дә Хәсәншин фамилияле райондашыбыз исереклек билгеләре булган хәлдә Опель автомобилендә шәһәрнең Таҗи Гыйззәт урамы буйлап хәрәкәт итә. Медицина учреждениесенә барып, медицина тикшерүе узудан баш тарта. Суд утырышында үз гаебен таный.

26 июньдә сәгать 17.25тә Бәдретдинов фамилияле Кукмара районы кешесе исерткеч эчемлек кулланган килеш Дәүләт номерлары булмаган SKY WAY транспорт чарасында шәһәрнең Ленин урамында йөри. Алкотестер приборы белән тикшерү уңай нәтиҗә бирә: гаепләнүченең организмында 0,497 миллиграмм литр күләмендә спирт ачыклана. Гаепләнүче суд утырышына килмәгәнлектән, аның эше үзеннән башка карала.

2 июльдә сәгать 15.00дә Иванов фамилияле райондашыбыз исерек хәлдә Шевроле Нива белән Поч. Сутер авылына керү юлында йөри. Алкотестер приборы белән тикшерү уңай нәтиҗә бирә: гаепләнүченең организмында 0,373 миллиграмм литр күләмендә спирт ачыклана. Гаепләнүче суд утырышына килмәгәнлектән, аның эше үзеннән башка карала. 

Бу шоферларның барысы да суд карары нигезендә 45 мең сум штрафка тартылалар, 1,6 елга транспорт белән идарә итү хокукыннан мәхрүм ителәләр.

фото: районның юл хәрәкәте иминлеге комиссиясе
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

1

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев