Кукмарада 13 яшьлек малай юл аша йөгереп чыкканда машина астына эләккән
Әлеге малай Кукмара районы үзәк дәваханәсенең хирургия бүлегендә тикшерү уза.
Кукмарада бала юлны тиешсез урында йөгереп чыккан вакытта машина астына эләгә. Бу хакта районның Дәүләт автоинспекциясендә хәбәр иттеләр.
Юл-транспорт һәлакәте бүген, 13 августта, 14.30 сәгатьтә Кукмара шәһәренең Ворошилов урамындагы 2нче йорт каршында була. Беренчел мәгълүматлар буенча, Киа автомобиле йөртүчесе 2012 елгы малайны бәрдерә. Ул, янәшәдә генә светофор була торып, юлның тиеш булмаган урыныннан йөгереп чыга.
Әлеге малай Кукмара районы үзәк дәваханәсенең хирургия бүлегендә тикшерү уза.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз
Нет комментариев