Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
ЮХИДИ хәбәр итә

Кукмара районында юл-транспорт һәлакәте нәтиҗәсендә, җиңел машина юл читенә очып чыккан, хатын-кыз йөртүче зыян күргән

Авария Нократ Аланы районы чигендә булган.

Кукмара районында юл-транспорт һәлакәте нәтиҗәсендә, җиңел машина юл читенә очып чыккан, хатын-кыз йөртүче зыян күргән. Бу хакта «Хезмәт даны» газетасы редакциясенә район ЮХИДИ бүлеге хәбәр итте.

Авария бүген 7.50 сәгатьтә Кукмара-Нократ Аланы трассасының Кәчимир авылы янында була.

«Тойота» автомобилендәге ханым алдагы машинаны узып китәргә җыенганда каршы як полосаның ерак араны узу өчен җитәрлек дәрәҗәдә буш булына игътибар итми һәм үзе уза торган «Равон» автомобиленә бәрелә.

Юл һәлакәте нәтиҗәсендә «Равон» автомобилендәге ханым идарәне югалтып, юл читенә чыгып оча.

Зыян күрүче ашыгыч ярдәм машинасы белән район үзәк дәваханәсенә китерелә.

Фото: Кукмара районы ЮХИДИ бүлеге
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X