Хезмәт даны
  • Рус Тат
  • Кукмара районында юл-патруль хезмәте инспекторлары өч исерек шоферны тоткарлаган

    Рейд барышында 23 юл хәрәкәте кагыйдәләрен бозу очрагы ачыкланган.

    Кукмара районында дәүләт автоинспекторлары исерек хәлдә өч шоферны тоткарлаган. Бу хакта Кукмара районы ЮХИДИ бүлеге хәбәр итә.

    2 октябрьдә район территориясендә исерек хәлдә транспорт чарасы белән идарә итү фактларын ачыклау буенча чираттагы рейд үткәрелде.

    Рейд барышында 23 юл хәрәкәте кагыйдәләрен бозу очрагы ачыкланган, исерек килеш транспорт чарасы белән идарә итүче өч машина йөртүче тоткарланган. Аларның берсе транспорт чаралары белән идарә итү хокукыннан мәхрүм ителгән  булган.

    Фото: Эльвира Мөбарәкшина/ «Хезмәт даны»

     

    «Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: