Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
ЮХИДИ хәбәр итә

Кукмара районында йөк машинасы белән бәрелешкәннән соң, җиңел машина йөртүчесе автомобиль салонында кысылып калган

Авария 23 сентябрь көнне төнлә Мамадыш-Кукмара автоюлында була.

Кукмара районында йөк машинасы белән бәрелешкәннән соң, җиңел машина йөртүчесе автомобиль салонында кысылып кала. Бу хакта Кукмара районының 117нче янгын сүндерү-коткару часте хәбәр итә.

Юл һәлакәте 23 сентябрь көнне 22.20 сәгатьтә Кукмара районының Княгор авылы янындагы Мамадыш - Кукмара автоюлының 53 чакрым+900 метр ераклыкта була.

«"Лада Приора" машинасының йөртүчесе - 20 яшьлек егет тиешле тизлекне сакламау нәтиҗәсендә, Киров өлкәсе номерлары куелган "Скания" йөк автомобиле белән бәрелешә. Тикшерү барышында аның, транспорт чарасы белән идарә итү таныклыгы булмаган килеш, руль артына утыруы ачыклана», - диделәр район ЮХИДИ бүлегендә.

Ике автомобиль дә кюветка төшә. Җиңел машина йөртүче салонда кысылып кала. Коткаручылар аны махсус инструментлар ярдәмендә чыгарып, медицина хезмәткәрләренә тапшыралар. Шулай ук транспорт чараларының аккумулятор батареяларын тукландыруны туктатып, юлдан ягулык-майлау материалларын юдыралар.

Юл һәлакәте нәтиҗәсендә җиңел машина йөртүче төрле тән җәрәхәтләре белән Кукмара районының үзәк дәваханәсенә озатыла. Аның 30 яшьлек пассажирын да дәваханәгә салалар, ул авария вакытында куркынычсызлык каешын эләктермәгән була.

фото: Кукмара районының 117нче янгын сүндерү-коткару часте

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X