Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
ЮХИДИ хәбәр итә

Кукмара районында машина тәрәзәләрен чамадан тыш каралткан өч машина йөртүчене җаваплылыкка тарттылар

ЮХИДИ искә төшерә: алгы һәм ян тәрәзәләренең яктылык уздыручанлыгы 70%тан да ким булмаска тиеш.

20 августта Кукмарада ЮХИДИ инспекторлары машина тәрәзәләрен чамадан тыш каралтучылар өчен рейд үткәрде. Бу хакта Кукмара районы ЮХИДИ бүлегендә хәбәр иттеләр.

«Рейд барышында автоинспекторлар тәрәзәләрен каралткан машиналарга аеруча игътибар иттеләр. Барлыгы 16 административ материал төзелде, аларның өчесе - тәрәзәләрен чамадан тыш каралткан автомобильләр өчен», - диделәр район ЮХИДИ бүлегендә.

ЮХИДИ искә төшерә: алгы һәм ян тәрәзәләренең яктылык уздыручанлыгы 70%тан да ким булмаска тиеш. Бу кагыйдәне бозучыларга 500 сум күләмендә штраф каралган. Моннан тыш, машина йөртүче урында ук җитешсезлекләрне бетерергә тиеш. Шуннан соң гына аңа хәрәкәтне дәвам итәргә рөхсәт биреләчәк. Кабат бозган очракта 2 меңнән 4 мең сумга кадәр штраф, йә арест, йә мәҗбүри эшләр каралган.

Фото: архив/ Кукмара районы ЮХИДИ бүлеге
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X