Хезмәт даны
  • Рус Тат
  • Кукмара районында «Лада» машинасы юл билгесенә бәрелә һәм юл читенә чыгып оча, шофер дәваханәдә җан бирә

    Авария көндезге сәгать икедә, Нырты авылы янында була.

    Кукмара районында «Лада» машинасы юл билгесенә бәрелә һәм юл читенә чыгып оча, шофер дәваханәдә җан бирә. Бу хакта Кукмара районы ЮХИДИ бүлеге хәбәр итә.

    Бүген көндезге сәгать икедә Кукмара районының Нырты авылы янында «Өлге – Совхоз Нырты» автомобиль юлының 24 чакрым+50 метрында «Лада Х-рей» машинасында 56 яшьлек шофер юл билгесенә бәрелә, шуннан соң автомобиль юл читенә төшеп китә.

    Реклама

    Авария нәтиҗәсендә машина йөртүче зыян күрә. Ир-атны төрле җәрәхәтләр белән Кукмара үзәк дәваханәсенә  китерәләр, ул анда алган җәрәхәтләрдән үлә.

    Фото: район ЮХИДИ бүлеге
     

    «Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: