Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
ЮХИДИ хәбәр итә

Кукмара районында караңгылатылган тәрәзә өчен тагын өч машина йөртүче җаваплылыкка тартылган

Алгы һәм ян тәрәзәләрнең яктылык үткәрүчәнлеге 70 проценттан да ким булмаска тиеш.

22 август көнне Кукмарада ЮХИДИ инспекторлары тәрәзәләрен тиешеннән артык караңгылатып йөрүчеләрне ачыклау буенча рейд үткәрде. Бу хакта Кукмара районы ЮХИДИ бүлеге хәбәр итә.

«Рейд барышында барлыгы 15 юл хәрәкәте кагыйдәләрен бозу очрагы ачыкланды, аларның өчесе - автомобиль тәрәзәләрен тиешеннән артык караңгылатып йөргән өчен», - диделәр район ЮХИДИ бүлегендә.

Моннан тыш, ЮХИДИ хезмәткәрләре автомобиль тәрәзәләренең яктылык үткәрүчәнлеге тиешле нормага туры килмәүгә бәйле закон таләбен үтәмәгән машина йөртүчене дә ачыклаган. Ул элегрәк тә шундый хокук бозу өчен административ җаваплылыкка тартылган булган. Машина йөртүченең бу юлы да тәрәзә пыялаларының яктылык үткәрүчәнлеге техник регламент таләпләренә туры килми иде. Аңа карата административ материал төзелде.

Машинаның алгы һәм ян тәрәзәләренең яктылык үткәрүчәнлеге 70 проценттан да ким булмаска тиеш. Кагыйдә бозган өчен 500 сум күләмендә штраф каралган. Моннан тыш, машина йөртүче урында ук җитешсезлекләрне бетерергә тиеш. Шуннан соң гына аңа хәрәкәтне дәвам итәргә рөхсәт ителә. Хокук бозу кабатланса, 2дән 4 мең сумга кадәр штраф йә арест, йә мәҗбүри эш бирелә.

фото: район ЮХИДИ бүлеге, архив

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X