Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
ЮХИДИ хәбәр итә

Кукмара районында кара-каршы бәрелешү нәтиҗәсендә ике җиңел машина йөртүче зыян күргән

Авария бүген кич Янсыбы борылышында булган.

 
Кукмара районында юл һәлакәте нәтиҗәсендә ике машина йөртүче зыян күргән. Бу хакта район дәүләт автоинспекциясендә хәбәр иттеләр.

«Бүген 18.15 сәгатьтә Кукмара-Шәмәрдән юлының 2нче чакрымында, Янсыбы авылына таба борылышта, "Лада Калина" һәм "Лифан" автомобильләре катнашында юл һәлакәте булды. "Лада Калина" автомабиленең 1970 елгы йөртүчесе Шәмәрдәннән Кукмарага таба хәрәкәт иткән вакытта идарәне югалтып, каршы як полосага чыга һәм 1990 елгы хатын-кыз идарә иткән "Лифан" автомобиле белән бәрелешә», - диделәр ЮХИДИдә.

Ике автомобиль дә авариядә җитди зыян күргән. Җиңел машиналарның алгы өлешләре ватылган.

Ә ике машина йөртүче дә төрле имгәнүләр белән район үзәк дәваханәсенә озатылган.

фото: район ЮХИДИ

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X