Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
ЮХИДИ хәбәр итә

Кукмара районында ике автомобиль бәрелешкән, аларның берсе юл читенә төшеп киткән

Авария Зур Кукмара авылы янында була.

Кукмара районында ике автомобиль бәрелешкән, аларның берсе юл читенә төшеп киткән. Бу хакта Кукмара районы ЮХИДИ бүлеге хәбәр итә.

Авария бүген 11.00 сәгатьтә Кукмара-Шәмәрдән автоюлының 2 чакрым+200 метрында Зур Кукмара авылы янында була. «Шкода» автомобиле йөртүчесе, икенче дәрәҗәле юлдан барганда, төп юлдан хәрәкәт итүче «Нива» машинасына юл бирми, нәтиҗәдә, аның белән бәрелешә. «Нива» бәрелүдән юл читенә төшеп китә.

Юл-транспорт һәлакәте нәтиҗәсендә беркем дә зыян күрмәде.

Фото: Кукмара районы ЮХИДИ бүлеге

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X