Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
ЮХИДИ хәбәр итә

Кукмара районында ике автомобиль бәрелешү нәтиҗәсендә бер кеше һәлак булган һәм бер кеше зыян күргән

Авария Зур Кукмара авылы янындагы әйләнеп уза торган юлда була.

Кукмара районында ике автомобиль бәрелешү нәтиҗәсендә бер кеше һәлак булган. Бу хакта Кукмара районы ЮХИДИ бүлеге хәбәр итә.

Авария 13 август көнне 15.55 сәгатьтә Зур Кукмара авылы янындагы әйләнеп уза торган юлда була. «Рено Дастер» автомобиле йөртүчесе куркынычсыз тизлекне сайламый һәм идарәне югалта. Машина каршы як юлга чыгып, «Лада Калина» автомобиле белән бәрелешә.

Юл-транспорт һәлакәте нәтиҗәсендә, «Калина» машинасының 31 яшьлек йөртүчесе шунда ук вафат була, «Рено» шоферы җәрәхәтләр белән Арча дәваханәсенә озатыла.

Фото: шаһитлардан алынган

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

erid: 2VtzqxWHLUk