Авария бүген «Балтач – Шәмәрдән» автомобиль юлында була.
Кукмара районында җиңел машина юл читенә төшеп киткән, йөртүчесе - дәваханәдә. Бу турыда Кукмара районы ЮХИДИ бүлеге хәбәр итә.

Бүген 16.30 сәгатьтә Кукмара районы «Балтач – Шәмәрдән» автомобиль юлының 25 чакрым + 150 метрында «ЛАДА Гранта» машина йөртүчесе идарәне югалта һәм юл читенә төшеп китә.

Юл-транспорт һәлакәте нәтиҗәсендә, 60 яшьлек шоферны имгәнүләр белән Саба районы дәваханәсенә алып китәләр.
Фото: Кукмара районы ЮХИДИ бүлеге
Нет комментариев