Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
ЮХИДИ хәбәр итә

Кукмара районында җиңел машина белән “КамАЗ” бәрелешкән вакытта ике пассажир зыян күргән

ВАЗ-21144 маркалы автомобиль шоферы узып киткән вакытта каршы як полосага чыккан

Район ЮХИДИ хезмәтеннән алынган мәгълүматларга караганда, 24 август көнне 8.45 сәгатьтә Өлге-Иске Юмья юлының 5 чакрым+900 метрында юл-транспорт һәлакәте булган. ВАЗ-21144 автомобиле Өлге ягыннан Иске Юмьяга таба хәрәкәт иткән вакытта иминлекне тәэмин итүче тизлекне сакламый һәм узып киткән вакытта сулга таба борылучы КамАЗ белән бәрелешә.

Юл һәлакәте нәтиҗәсендә җиңел машинаның ике пассажиры Арча дәваханәсенә озатыла.

фото: район ЮХИДИ хезмәтеннән алынган

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

erid: 2VtzqxWHLUk