Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
ЮХИДИ хәбәр итә

Кукмара районында җиңел һәм йөк автомобиле бәрелешкән вакытта машина йөртүче зыян күрә

Авария бүген иртән Өлге авылы янында була.

Кукмара районында җиңел һәм йөк машинасы бәрелешкән чакта машина йөртүче зыян күрә. Бу хакта «Хезмәт даны» газетасына районның ЮХИДИ бүлеге хәбәр итә.

Авария бүген 4.20 сәгатьтә Мамадыш-Кукмара машина юлының 58 чакрымы+300 метрында, Өлге авылы янында була. «Лада Гранта» һәм йөк автомобиле бәрелешә.

ЮХИДИ хезмәткәрләре ачыклаганча, юл һәлакәтендә ике машина йөртүче дә гаепле. Җиңел машина йөртүче узып китү кагыйдәләрен бозган, ә йөк машинасының шоферы куркынычсыз тизлекне сайламаган һәм дистанцияне исәпләмәгән.

Һәлакәт нәтиҗәсендә җиңел автомобиль йөртүчесе зыян күрә. Аны төрле тән җәрәхәтләре белән район үзәк дәваханәсенә илтәләр.

Фото: Кукмара районы ЮХИДИ бүлеге, 117нче янгын сүндерү-коткару часте

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X