Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
ЮХИДИ хәбәр итә

Кукмара районындагы трассада ике йөк автомобиле бәрелешкән, берсенең йөртүчесе үлгән

Авария Пчеловод авылы янында була.

Кукмара районындагы трассада ике йөк автомобиле бәрелешкән, берсенең йөртүчесе үлгән. Бу хакта Кукмара районы ЮХИДИ идарәсе хәбәр итә.

Авария кичә Кукмара районының Пчеловод авылы янында «Балтач-Шәмәрдән» автомобиль юлының 20 чакрым + 500 метрында 10.25 сәгатьтә була.

«Hyundai VT» йөк машинасы йөртүчесе төп юлдан барган «КамАЗ» машинасына юл бирми һәм бәрелә.

Юл-транспорт һәлакәте нәтиҗәсендә «Hyundai VT» шоферы Кукмара үзәк дәваханәсенә озатыла, әмма табибларның тырышлыгына карамастан, алган җәрәхәтләрдән үлә.

Ул 1985 елда туган Казан кешесе була.

Фото: район ЮХИДИ идарәсе
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Галерея

Оставляйте реакции

0

1

1

0

1

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

erid: 2VtzqxWHLUk