Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
ЮХИДИ хәбәр итә

Кукмара районында узган рейд вакытында ЮХИДИ инспекторлары исерткеч эчемлек куллану билгеләре булган шоферны ачыклаган

Рейд барышында юл хәрәкәте кагыйдәләрен бозуның 17 очрагы ачыкланган.

11 апрельдә 7.00 сәгатьтән 9.00 сәгатькә кадәр Кукмара районының Кәчимир авылы, Зеленая урамы, 28нче йорт янында (Кукмара — Нократ Аланы автоюлының 2нче чакрымы) ЮХИДИ хезмәткәрләре, участок вәкилләре белән берлектә, «Тоннель» операциясе үткәрде. Бу хакта Кукмара районы ЮХИДИ бүлегендә хәбәр иттеләр.

Рейд барышында юл хәрәкәте кагыйдәләрен бозуның 17 очрагы ачыкланган. Алар арасында куркынычсызлык каешларын куллану кагыйдәләрен бозу (6 очрак), укылмый торган дәүләт номерлары булган транспорт чарасы белән идарә итү (5 очрак), транспорт чарасының юл хәрәкәтендә катнашуга кертүне раслаучы диагностик карта билгеләнгән тәртиптә рәсмиләштерелмәгән транспорт чарасы белән идарә итү (3 очрак), җәяүлеләрнең юл хәрәкәте кагыйдәләрен бозуы (1 очрак), башка төр сәбәпләр (1 очрак).

Моннан тыш, алкогольле эчемлек куллану билгеләре булган шофер ачыкланган. Аның транспорты штрафлар тукталышына куелган.

Районның дәүләт автоинспекциясе мондый төр тикшерү эшләренең даими алып барылачагын искәртә.

Фото: Эльвира Иванова/ «Хезмәт даны»

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

erid: 2VtzqxWHLUk