Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Дәүләт автоинспекциясе хәбәр итә

Кукмара районында рейд вакытында ЮХИДИ инспекторлары исереклек билгеләре булган ике шоферны ачыклаган

Рейд барышында юл хәрәкәте кагыйдәләрен бозуның 11 очрагы ачыкланган.

Бүген, 2 май көнне, «Кукмара-Нократ Аланы» автоюлының 1 чакрымында иртәнге 7.00 сәгатьтән 9.00 сәгатькә кадәр ЮХИДИ хезмәткәрләре участок уполномоченныйлары белән берлектә «Тоннель» операциясе үткәрде. Бу хакта район ЮХИДИ идарәсендә хәбәр иттеләр.
Рейд барышында юл хәрәкәте кагыйдәләрен бозуның 11 очрагы ачыкланган. Алар арасында куркынычсызлык каешларын эләктермәү, укылмый торган дәүләт номерлары булган, тиешле тәртиптә диагностика картасы рәсмиләштерелмәгән, төзексезлеге булган транспорт чарасы белән идарә итү һәм башка тәртип бозу очраклары бар.

Моннан тыш, исереклеге билгеләре булган ике шофер ачыкланган. Аларның транспорт чаралары штрафлар тукталышына урнаштырылган.

Район дәүләт автоинспекциясе хезмәткәрләре машина йөртүчеләрне тикшерү эше даими алып барылачагы турында искәртә.

Фото: архив, Эльвира Иванова/ «Хезмәт даны»

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев