Юл фаҗигасе Кәчимир авылы янында була.
Кукмара районында мотоцикл йөртүчесе велосипедчыны бәрдергән. Бу хакта районның Дәүләт автоинспекциясендә хәбәр иттеләр.

Бәхетсезлек очрагы 25 июньдә сәгать 15.45 тирәсендә «Кукмара — Нократ Аланы» автоюлының 1нче чакрымында, Кәчимир авылы янында була. Беренчел мәгълүматлар буенча, мотоциклчы велосипедыннан төшмичә генә юлның бер ягыннан икенче ягына чыгучыны бәрдергән.

Юл-транспорт һәлакәтендә мотоцикл йөртүчесе һәм велосипедчы зыян күргән.
фото: районның Дәүләт автоинспекциясе
Нет комментариев