Кукмара районында килеп чыккан юл фаҗигасендә өч кеше зыян күргән
Юл-транспорт һәлакәте Туембаш авылы тирәсендә була.
Кукмара районында җиңел автомобиль катнашында юл фаҗигасе була. Һәлакәттә өч кеше зыян күрә. Бу хакта Кукмара районының ЮХИДИ бүлегендә хәбәр иттеләр.
Юл фаҗигасе 21 апрельдә 15.10 сәгатьтә Кукмара районының «Киров — Нократ Аланы» автоюлының 308нче чакрымында, Туембаш авылы тирәсендә була. Беренчел мәгълүматлар буенча, «Рено Сандеро» автомобиле йөртүчесе, куркынычсыз тизлекне сайламый, руль белән идарә итүне югалта һәм юл читенә төшеп китә.
Юл-транспорт һәлакәтендә өч пассажир зыян күрә. Аларны ашыгыч ярдәм күрсәтү машинасында район үзәк дәваханәсенә алып китәләр.
фото: ЮХИДИ бүлеге
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз
Нет комментариев