Дәүләт автоинспекциясе хәбәр итә

Кукмара егетләре картинг ярышыннан җиңү белән кайтты

Халыкара балаларны яклау көне уңаеннан Казанның "Форсаж" картинг-үзәгендә Татарстан Республикасы Хөкүмәте Кубогына картинг буенча алтынчы ярыш уздырылды. Биредә 31 команда составында 149 спортчы катнашты. Кукмараның РОСТО ДОСААФ каршындагы "Карт-клуб"та тәрбияләнүче Айзат Садиков (1нче гимназия), РасимГалимов (4нче урта мәктәп), Инсаф Ибраһимовлар (Манзарас мәктәбе) ярышта уңышлы чыгыш ясап кайттылар. Укучыларның тренерлары Владимир...

Халыкара балаларны яклау көне уңаеннан Казанның "Форсаж" картинг-үзәгендә Татарстан Республикасы Хөкүмәте Кубогына картинг буенча алтынчы ярыш уздырылды. Биредә 31 команда составында 149 спортчы катнашты.

Кукмараның РОСТО ДОСААФ каршындагы "Карт-клуб"та тәрбияләнүче Айзат Садиков (1нче гимназия), РасимГалимов (4нче урта мәктәп), Инсаф Ибраһимовлар (Манзарас мәктәбе) ярышта уңышлы чыгыш ясап кайттылар.

Укучыларның тренерлары Владимир Артемьев сүзләренә караганда, Айзат Садыйков 9-12 яшьлек пилотлар арасында Honda GX 200 классында 2 урынга лаек булган. Гомумкоманда зачетында кукмаралылар унынчы урынны алган.

«Кукмор Татарстан» МАКС каналына язылыгыз


Кукмара укучылар картинг

Нет комментариев