Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
ЮХИДИ хәбәр итә

Кукмара автоинспекторлары транспорт чарасы белән идарә итү хокукы булмаган ике машина йөртүчене тоткарлады

ЮХИДИ хезмәткәрләре районда чираттагы рейд үткәрде.

Кукмара районында юл-патруль хезмәте инспекторлары транспорт чарасы белән идарә итү хокукы булмаган ике машина йөртүчене тоткарлады. Бу хакта Кукмара районы ЮХИДИ бүлегендә хәбәр иттеләр.

18 сентябрьдә ЮХИДИ хезмәткәрләре полициянең участок уполномоченныйлары һәм башка хезмәткәрләре белән берлектә исерек хәлдә транспорт чарасы белән идарә итү фактларын ачыклау буенча рейд үткәрде.

Рейд барышында юл хәрәкәте кагыйдәләрен бозуның 29 очрагы ачыкланды, 2 машина йөртүче тоткарланды, алар транспорт чарасы белән идарә итү хокукы булмаган килеш машина белән идарә иткән.

Фото: Эльвира Мөбарәкшина/ «Хезмәт даны»
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X