ЮХИДИ идарәсе тарафыннан бик күп төрдәге электрон хезмәтләр күрсәтелә.
ЮХИДИ идарәсе тарафыннан бик күп төрдәге электрон хезмәтләр күрсәтелә. Бу хакта район ЮХИДИ инспекторы Руслан Самиков хәбәр итте.
Дәүләт хезмәтләре алу өчен чәршәмбе 14.00-17.00 сәгатьләрдә, шимбә 8.00-13.00 сәгатьләрдә аеруча күп кеше мөрәҗәгать итә. Кукмара районының ЮХИДИ подразделениесенә килүне планлаштырганда әлеге мәгълүматны искә алуыгызны сорыйбыз.
Транспорт чарасын теркәү, конструкциясенә үзгәрешләр кертү өчен рөхсәт, куркыныч йөкләр ташуга кертү, транспорт чарасының конструкциясенә кертелгән үзгәрешләр белән иминлек таләпләренә туры килүе турында таныклыклар алу мәсьәләләре буенча консультацияне 8 (84364) 2-63-49 номерына шалтыратып алырга була. Шулай ук Дәүләт хезмәтләр порталы аша языла алмаганда да шушы номер аша хәбәргә чыгып, ЮХИДИ бүлекчәсенә килергә мөмкин.
Фото: Эльвира Иванова/ «Хезмәт даны»
«Кукмор Татарстан» МАКС каналына язылыгыз
Нет комментариев