Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
Дәүләт автоинспекциясе хәбәр итә

«Юл хәрәкәте иминлеге» Дәүләт бюджет учреждениесе хезмәткәрләре Кукмара районында мониторинг үткәрде

Юл хәрәкәте иминлеген тәэмин итү өчен юл сервисы объектларына автомобиль юллары һәм юл эшчәнлеге турындагы федераль законнарда каралган таләпләр куела.

Республиканың автомобиль юллары аша йөргәндә көн саен юл һәм юл буе сервисы объектларын күрәбез. Моңа юл хәрәкәтендә катнашучыларга хезмәт күрсәтүче корылмалар: җәмәгать туклану һәм сәүдә пунктлары, автоягулык, техник хезмәт күрсәтү станцияләре, кунакханә, кемпинг, мотель, автомойка, ял һәм тукталыш урыннары керә. 

Юл хәрәкәте иминлеген тәэмин итү өчен аларга автомобиль юллары һәм юл эшчәнлеге турындагы федераль законнарда каралган таләпләр куела. Объектларда тукталыш мәйданчыгы, җәяүлеләр кичүе, тротуар, инвалидлар өчен урыннар ясалган, яктырткычлар, тиешле юл билгеләре куелган булырга тиеш.

Казан шәһәренең территориаль идарә юл буе полосаларыннан файдалануның билгеләнгән тәртибен үтәүне тәэмин итү бүлеге җитәкчесе Лилия Мөхәрләмова сүзләренә караганда, «Юл хәрәкәте иминлеге» Дәүләт бюджет учреждениесе хезмәткәрләре, юлларны баланста тотучы «Главтатдортранс» учреждениесе белән берлектә, объектларга мониторинг үткәрә, хокук бозуларны терки. Тиешле таләпләр үтәлмәгән очракта, материаллар, чара күрү өчен, контроль-тикшерү органнарына җибәрелә.

Мондый төр мониторинг узган атнада безнең районда да уздырылды. 

«Төбәк билгеләнешендәге юллар мониторингы безнең белгечләр тарафыннан даими оештырыла. Без хәзерге вакытта юл сервисының килештерелмәгән объектында басып торабыз. Биредә юлга тоташу норматив-хокукый акт таләпләрен бозып башкарылган. Юл билгесе бар, әмма ул „Юл билгеләре турындагы“ Дәүләт стандарты таләпләренә туры килми, Дәүләт автоинспекциясе, „Главтатдортранс“ учреждениесе белән килештерелгән юл хәрәкәтен оештыру схемасы да юк. Объект территориясенә керү һәм чыгу юллары чокырлы», — ди «Юл хәрәкәте иминлеге» учреждениесенең Казан шәһәрендә территориаль идарә юл буе полосаларыннан файдалануның билгеләнгән тәртибен үтәүне тәэмин итү бүлеге баш белгече Денис Круковский. 

Оешма хезмәткәрләре региональ әһәмияттәге Кукмара-Шәмәрдән юлының 18нче чакрымындагы объектта да булды. 

«Биредә юл сервисы комплексы: автоягулык станциясе һәм кунакханә урнашкан. Объектның тиешле оешмалар белән килештерелгән юл хәрәкәтен оештыру схемасы бар. Керү юллары яхшылап эшләнгән, юл билгеләре таләпләргә туры килә. Бар җирдә чисталык, юл хәрәкәте иминлеген тәэмин итү буенча тиешле чаралар күрелгән», — дип билгеләп узды оешманың баш белгече Ильяс Җәләлов. 

Кукмара-Шәмәрдән автоюлының 0нче чакрымында ике сәүдә объекты урнашкан. «Юл хәрәкәте иминлеге» учреждениесе хезмәткәрләре билгеләп узганча, моннан берничә ел элек әлеге участок юл хәрәкәтендә катнашучылар өчен бик куркыныч булган, юл-транспорт һәлакәтләре еш теркәлгән. 

«Моннан ике ел элек без әлеге объект хуҗалары белән яхшылап эшләдек. Бар да гамәлдәге закон таләпләренә туры китерелде. Хәзер инде биредә тәртип. Аңлашылмаучанлыклар килеп чыкмасынга төзелеш башлар алдыннан объект милекчесе, техник шартлар алу һәм юл хәрәкәтен оештыру схемасын эшләү өчен „Юл хәрәкәте иминлеге“ Дәүләт бюджет учреждениесенә гариза язарга һәм аны Дәүләт автоинспекциясе, юлларны баланста тотучы „Главтатдортранс“ учреждениесе белән дә килештерергә тиеш», — диде Лилия Мөхәрләмова.

фото: Алсу Сәләхетдинова/ «Кукмор-информ»

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев