Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
ЮХИДИ хәбәр итә

Игътибар - переезд!

Республикада шушы көннәрдә "Тимер юл переездларында иминлекне сакла" дигән девиз астында махсус акция узды. Әлеге чараның төп максаты: тимер юл аша чыгу урыннарында юл-транспорт һәлакәтләрен кисәтү.

Районда биш тимер юл переезды бар, шуларның бары тик берсе - саклана торганы гына - махсус каршылык корылмалары, тавышлы һәм утлы сигнализацияләр белән җиһазландырылган. Тимер юл аша узганда тиешле кагыйдәләрне бозган өчен узган елның 5 аенда ЮХИДИ инспекторлары тарафыннан 107 беркетмә төзелгән иде. Быел исә 57 автомобиль йөртүче штрафка тартылды. Юл йөрү кагыйдәләрен үтәмәгәннәргә административ хокук бозулар Кодексының 12.10 маддәсе, 1 бүлеге нигезендә 500 сум штраф яисә 3 айдан 6 айга кадәр транспорт чарасын йөртү таныклыгыннан мәхрүм ителү каралган. Кагыйдәне бозу кабатланган очракта Кодексының 12.10 маддәсе, 3 бүлеге буенча шофер кеше бер ел буена руль артына утыра алмаячак.
Тимер юл аеруча куркыныч зона булып санала. Светофорның кызыл утына переезд аша чыккан кешеләрне, автомобильне поезд йөртүче күрсә дә, составны берничек туктата алмый. Бәла-казаларга очрамас, якыннарны кайгы-хәсрәт утына салмас өчен кабул ителгән кагыйдәләрне үтәргә, сак һәм игътибарлы булырга кирәк.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

erid: 2VtzqxWHLUk