Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
ЮХИДИ хәбәр итә

Гыйнвар ае юл фаҗигаләре белән башланды

Агымдагы елның беренче ун көнендә 11-12 гыйнварда Татарстанда булган юл фаҗигаләрендә 12 кешенең гомере өзелде. Мондый хәл 2013 елның 9 декабрендә дә булган иде. Ул вакытта 11 кеше һәлак булды. Декабрь аенда килеп чыккан һәлакәтләргә төп сәбәп булып автомобильләрнең җәйге тәгәрмәчләр белән хәрәкәт итүе торса, хәзер исә тиешле тизлене сакламау,...

Агымдагы елның беренче ун көнендә 11-12 гыйнварда Татарстанда булган юл фаҗигаләрендә 12 кешенең гомере өзелде. Мондый хәл 2013 елның 9 декабрендә дә булган иде. Ул вакытта 11 кеше һәлак булды. Декабрь аенда килеп чыккан һәлакәтләргә төп сәбәп булып автомобильләрнең җәйге тәгәрмәчләр белән хәрәкәт итүе торса, хәзер исә тиешле тизлене сакламау, юлның каршы як полосасына чыгу, балалар өчен махсус утыргычлар һәм иминлек каешлары куелмау тора. Һава торышының үзгәреп торуы да бәла-казаларга китерә.

11 гыйнварда Чистай районында, Казан-Оренбург юлының 124нче чакрымында Оренбургтан Казан ягына таба баручы "Мерседес" автомобиле шоферы, буран булу сәбәпле, юлның каршы як полосасыннан хәрәкәт итүче "Форд фокус"ны соң гына күрә. Ул һәлакәттән сакланып калу өчен бензовозга якынрак килә, ләкин аңа тиеп китеп, әйләнә. "Форд" машинасы сул яктан "Мерседес"ка бәрелә. Автомобиль шоферы, аның хатыны һәм 10 яшьлек олы кызларының гомере һәлакәт урынында ук өзелә. 9 яшьлек кыз һәм 5 яшьлек малайның йөрәге исә дәваханәдә туктый. "Мерседес"та булган өч яшьлек бала авыр җәрәхәтләр белән Чистай районы дәваханәсенә җибәрелә.

Юлның каршы як полосасына чыгу - иң куркыныч хәрәкәтләрнең берсе. Начар һава торышы булганда бу аеруча куркыныч. Һәлакәткә очраган автомобильдә балалар өчен махсус утыргычлар да куелмаган була. Бер мисал китереп узам: 2013 елның 7 декабрендә Югары Ослан районында Казан-Буа-Ульян каласы юлының 31нче чакрымында 33 яшьлек ВАЗ-2112 автомобиле шоферы тиешле тизлекне сакламый, юлның каршы як өлешенә чыга һәм Лада Гранта белән бәрелешә. Фаҗигадә шофер һәм аның алдагы утыргычка утырган кызы һәлак булалар. Махсус балалар утыргычына утыртылган бала бернинди дә зыян күрми.

Әгәр балалар махсус урындыкларда булса, бәлки, "Мерседес" автомобилендәге балалар да исән дә калган булырлар иде. "Мерседес" автомобиле шоферы үзенең гаиләсе белән элегрәк Пенза шәһәрендә яшәгән булган, моннан 2-3 ай элек кенә алар Балык Бистәсенә күченеп кайтканнар.

12 гыйнварда Мәскәү-Уфа юлында "Газель" автомобиле шоферы юлның каршы як полосасына чыга, автовозны узып китә һәм ВАЗ-2110 машинасы белән бәрелешә. Бәрелүдән соң ике автомобиль дә юл читенә төшәләр, Газельгә ут каба. Әлеге юл-транспорт һәлакәтендә ВАЗ-2114 автомобиле шоферы, аның 18, 22, 27 яшьлек пассажирлары урында ук һәлак булалар. Һәлакәт Газель автомобиле шоферы гаебе, аның тәҗрибәсезлеге нәтиҗәсендә ясала.

Ел башыннан Татарстанда юлның каршы як полосасына чыгу нәтиҗәсендә - 16, каршылыкка бәрелү нәтиҗәсендә 4 кеше һәлак булды, ике җәяүле автомобиль көпчәге астына керде.

Юлларда һәркемнең игътибарлы һәм сак булуын, юл йөрү кагыйдәләрен үтәүләрен сорыйм.

Фирдүс ФӘХРЕТДИНОВ, ЮХИДИ начальнигы

фото: http://bvyazemy.ru/news/?id=31613

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

erid: 2VtzqxWHLUk